news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районында киләсе ел уңышы өчен әзерлек бара

Район башлыгы бер гектар чәчүлек җиренә 80 кг исәбеннән ашлама туплау максаты куя.

(Балтач, 19 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Бүген авыл хуҗалыгы тармагында ашлама туплау эше иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин тарафыннан авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчеләренә бер гектар чәчүлек җиренә 80 кг исәбеннән ашлама тупларга, шуның 40 килограммын ел азагына кадәр әзерләргә дигән максат куелды, дип хәбәр итте төбәкнең “Хезмәт” газетасы.

"Смәел" 87 т, "Кызыл юл" 81 т, "Маяк" 75 т, "Игенче" 65 т, "Кама" – 50 т, "Бөрбаш" 39 т катлаулы ашлама әзерләп куярга өлгергән дә инде. Ә "Сосна", "Труд" һәм "Игенче" җәмгыятьләре соңгы көннәрдә Шәмәрдәннән аммиак суы ташу белән мәшгуль.

Шулай ук хуҗалыкларда кышка кадәр мал торакларын, ферма яннарын тәртипкә китерү һәм тирес өемнәреннән чистарту, басуларны органик тукландыру эше бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot