news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районында көзге чәчү тәмамлану алдында

Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең 7сендә эшне төгәлләү бурычы куелган.

 (Балтач, 6 август, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Киләсе ел уңышына көздән нигез салына. Балтач районы буенча 12,7 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчү планлаштырылган иде, 5 сентябрьгә 11,6 мең гектар мәйданда орлык җир куенына салынган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән шул хакта хәбәр итүләренчә, нигездә, бодай культурасы чәчелә, дип яза районның “Хезмәт” газетасы.

Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре арасында Тимирязев исемендәге, Дуслык, Сорнай, Маяк, Якты юл, Смәел, Алга, Арборда чәчү төгәлләнде. Ә Тукай исемендәге, Татарстан, Активист, Сосна, Уңыш, Игенче, Кызыл юл җәмгыятьләрендә, һава торышының уңай торуыннан файдаланып, бу берничә көндә көзге чәчүне тәмамларга дигән бурыч куелды.

news_right_1
news_right_2
news_bot