news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районында җитештерелгән сырны Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка алып китәләр

Балтач районына Татарстан Икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев һәм министрлык вәкилләре эшлекле сәфәрдә булды.

Балтач районында җитештерелгән сырны Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка алып китәләр
http://baltaci.ru/

(Балтач, 17 июнь, «Татар-информ», «Хезмәт», Зәлия Фәйзрахманова). Кичә Балтач районына Татарстан Икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев һәм министрлык вәкилләре эшлекле сәфәрдә булды. Алар район башлыгы Рамил Нотфуллин белән төрле объектларда булды, район белән якыннан таныша алды.

Район кунаклары иң элек Балтач сөт-май комбинатында булды. Комбинатның баш инженеры Руслан Гатауллин төп эш юнәлешләре сыр ясау булуын ассызыклап үтте. Шул ук вакытта сөт кабул итеп алынудан башлап, сырга әверелгәнче булган һәрбер этап белән җентекләп таныштырды.

Равил Сираҗиев сырны кайда урнаштырулары белән кызыксынды.

«Бездән сырны иң күбе Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка алып китәләр», — диде баш инженер.

Кунаклар районда җитештерелә торган сырларны тәмләп тә карады һәм югары бәя бирде.


news_right_1
news_right_2
news_bot