news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районында җиңел машина йөртүчесе "Волга" белән "КАМАЗ" бәрелешүдән һәлак булган

Юл фаҗигасе Балтач - Шәмәрдән юлының 9нчы чакрымында килеп чыккан.

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанның Балтач районында "Волга" машинасы белән "КАМАЗ" бәрелешеп, җиңел машина йөртүчесе һәлак булган.

Бу хакта "Татар-информ"га шәхси чыганак хәбәр итте.

Бүген иртән Балтач - Шәмәрдән машина юлының 9нчы чакрымында йөк машинасы зур тизлектә "Волга" белән бәрелешкән. Җиңел машинага ут капкан һәм 43 яшьлек йөртүчесе фаҗига урынында һәлак булган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot