Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтач районында хатын-кыз инвалидларның 560 мең сум акчасын үзләштергән
Республиканың сигез кешесе алдакчы хатын-кыздан зыян күргән.
(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”). Балтач районында яшәүче хатын-кыз кешеләрнең 560 мең акчасын үзләштергән. Бу хакта Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.
Суд 2014 елдан 2017 елга кадәр инвалидлык алу буенча ярдәм күрсәтәм дип, кешеләрдән акча алган хатын-кызны гаепле дип тапкан. Тикшерү органнары һәм суд тарафынанн ачыкланганча, республиканың сигез кешесе алдакчы хатын-кыздан зыян күргән.
Суд 30 яшьлек хатын-кызны “Мошенниклык” маддәсе нигезендә гаепле икәнен билгеләгән.
Гаебен тануын, тикшерү барышында ярдәм итүен, өч балигъ булмаган баласы барлыгын һәм аларның берсе инвалид булуын исәпкә алып, ул шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителгән.
Хөкем ителүчедән шулай ук килгән зыян кайтартылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз