Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтач районында хәтәр 42 үләт базы бар
Борылып карарга да куркыныч шушы җирләрдә үз сәламәтлекләренә зыян салып, печән чабып, җиләк җыеп, терлек бәйләп йөрүчеләр дә бар икән.
(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). Балтач районында түләмәдән үлгән хайваннарның үләксәләре күмелгән 42 үләт базы бар. Уйлап карасаң, бик куркыныч сан. Ә кайчан булган соң районда мондый хәл, соңгы елларда гына ишеткән юк, дип игътибар итә районның “Хезмәт” газетасы.
“1930-40нчы елларда районда маллар түләмәдән - себер язвасыннан күпләп кырылган, – дип аңлатма бирә район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Исрафилов. – Иң соңгы очрак 1978 елда, Курмаладагы бер шәхси хуҗалыкта асралган үгез малында теркәлгән, шуннан бирле, әйткәнем булмасын, районда түләмәнең күзәтелгәне юк”.
Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре Африка чумасы белән бергә түләмәгә каршы да көрәш чаралары үткәрә. Районга кергән һәр терлек ите, тере мал тикшерү аша уза, сатучыга да, алучыга да хәзер үтә дә игътибарлы булып, читенсенеп тормаска, ветеринария белешмәсен күрсәтүләрен сорарга кирәк. Бармы, бар, дип кенә түгел, документка язылганны үз күзең белән күрү шарт. Терлек сатып алучыларны Балтач районы газетасы кисәтеп, терлек алгансыз икән, һичьюгы мал табибына мөрәҗәгать итеп, канын тикшертеп карагыз, дип яза.
“Түләмә афәте күзәтелмәсен өчен, елга ике мәртәбә өйдән-өйгә кереп йорт хайваннарына бушлай прививка ясала, – ди районның баш ветеринария табибы. – Ләкин арада прививка ясатудан баш тартучы хуҗалар да очрый, дәүләтнең даими кайгыртуын аңлап, мондый профилактиканы куанып кына кабул итәсе, югыйсә... Һәркемнең бу мәсьәләгә җаваплы каравын сорар идем, чөнки түләмә ул бик җитди чир, йогышлы авыру”.
Әлеге чир адәм баласы өчен дә куркыныч, чөнки һәр малның үз хуҗасы бар, алар һәрчак тыгыз элемтәдә. Түләмә чире дип чаң сугуның сәбәбе булган Ямал-Ненец автономияле округы территориясен генә алыйк. Биредә хәл гаять тә кискен. Быелның июлендә төньяк боланнары көтүендә түләмә чире ачыкланды, 1 августка 2349 болан үлеме билгеле булды. Карантин кертелгән, вирусны бетерү чаралары күрелә, бар да өлкә губернаторы күзәтүендә. Әмма үлем-китем көннән-көн арта гына бара. Чөнки көтүдәге бер генә боланга да вакцинация үткәрелмәгән. Һәм менә нинди үкенечле нәтиҗә. Себер язвасының ахыргы очрагы 1941 елда теркәлгән булган. Шушы аяныч нәтиҗәләрдән чыгып, прививканың хайваннар өчен дә никадәр мөһим икәнлегенә төшенүе кыен түгел.
“Татарстанда да профилактика-аңлату эшләре җитди төсмер алды, – ди Саба территориаль бүлегенең баш дәүләт ветеринария инспекторы Илгизәр Гарипов. – Ветеринария белешмәсеннән башка, үз сәламәтлегеңне һәм дә йорттагы малларыңны куркыныч астына куеп, терлек сатып алмаска киңәш ителә, лицензия кагазеннән тыш кына сатучыдан ит ризыклары алырга ярамый, терлек сатып алгансыз икән, кичекмәстән, үзегез яши торган җирлектәге мал табибына хәбәр итеп, түләмәгә каршы вакцина ясартырга кирәк. Хуҗалыкта бер хайван үлсә, яки берничә терлек чирләп китсә, кичекмәстән, ветеринария хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итү сорала.
Районда 4 дистәдән артык үләт базы бар, дидек. Аның инде бөтенесен дә безгә санап, әйтеп утырмыйлар, бу урыннарны күзе төшкән халык үзе дә беләдер, мәсәлән, Балтач газы тирәсеннән өстәрәк берсе урнашкан, Курмала авылы өстендә бар, Норма белән Кариле территориясе тирәсендәгесе күренеп үк тора. Дөрес, аларның һәммәсе дә профнастил белән әйләндереп алынган, куркыныч урын икәнлеге язып куелган. Шөкер, бездә, башка районнардагы кебек, профнастилларны сүтеп алып китә торган варварлык күренешләре юк, ди бу мәсьәләдә Алмаз Исрафилов.
Борылып карарга да куркыныч шушы җирләрдә үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, печән чабып, җиләк җыеп, терлек бәйләп йөрүчеләр дә бар икән... Үләт базы урнашкан урыннар куркыныч зонага керә, һәм анда кешелек өчен тормыш алып бару тыела. Йорт участоклары алганда, өйләр салырга планлаштырганда моны исәпкә алу аеруча да мөһим, чөнки соңыннан күп кенә киртәләр, ризасызлыклар тууы мөмкин.
Расланган генпланнар һәрбер авыл җирлегендә дә бар, төрле максатларда җирләр биргәндә андый зоналар исәпкә алына, ди бу мәсьәләдә районнның төзелеш һәм архитектура бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев.
Җирле халык үләт базының кайда икәнлеген күреп белсә дә, аның афәте кая кадәр җиткәнен чамалый алмаска мөмкин. Җыеннар вакытында кызыксынып алулар, белеп торулар зыянга булмас иде, чөнки төзелеш ягыннан үсә барган авылларыбыз күп, Балтачның үзен әйтеп тә торасы юк, айлап, көнләп түгел, сәгатьләп зурая бара бугай инде ул.
Түләмә – куркыныч чир, аны төбәккә кертмәү, саклану - безнең бурыч. Чирләр, үлем-китемнәр болай да җитәрлек, инде хайваннарга кагылышлы йогышлы чирләргә дә үтеп керергә юл куймыйк. Кушылган таләпләрне үтик, ярамаган тагын, дип карамыйк, үкенечле, узәк өзгеч хәлләр бер була ул, гел булмый, – авыл кешесе бер чебеше үлсә дә кайгыра, дип кисәтә Балтач районы газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз