Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтач районында “дүрт тәгәрмәчле” кибетләр эшли
Район кулланучылар җәмгыяте ерак авылларга сәүдә хезмәтен транспорт арбасыннан гына күрсәтә.
(Балтач, 6 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Балтач районының Каенсар авылына Чепья кулланучылар җәмгыятенең күчмә кибете хезмәт күрсәтә. Каенсарда барлыгы 15 йорт бар. Элеккерәк елларда шәхси эшмәкәрләр килеп сату иткән, әмма бу озакка бармаган. Авыл җирлегенә мөрәҗәгать иткәч, Чепья кулланучылар җәмгыятенең күчмә кибетен тәкъдим иткәннәр. Хәзер авылга һәр дүшәмбе “дүрт тәгәрмәчле” кибет килә. Заказларны алдан бирәләр. Бик уңайлы, кирәк әйберне вакытында алып килеп саталар, диләр Каенсар халкы.
Бу хакта бүген районның “Хезмәт” газетасы хәбәр итте.
“Татар энциклопедия сүзлеге”ндә 1927 елда нигез салынган Каенсарның Балтачтан 27 чакрым арада Татарстан белән Мари Республикасы чигендә урнашканлыгы әйтелә. Шушы татар авылында башта 190 кеше яшәгән, 2000 елда 80гә калган, 2010 елда 66 кеше теркәлгән булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз