news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районында "Чиста һава" операциясе бара

Штраф алмау өчен бары бер юл – машинаныӊ ягулык бирү системасын күрсәтергә һәм көйләргә генә кирәк.

(Балтач, 28 август, "Татар-информ", "Хезмәт"  ). Балтач районы үзәгендә яисә авылларда машиналарны туктатып, аларныӊ атмосферага нинди зарарлы матдәләр чыгаруларын белү өчен рейдлар үткәрәләр, дип яза җирле басма.

Мондый чаралар июнь аеннан сентябрь аена кадәр ел саен даими үткәрелеп бара икән. Һавага машинадан куелган кысалардан артык зарарлы матдәләр чыгарылган очракта, йөртүчегә беркетмә төзелә, аӊа административ җаваплылык каралган. Мондый чаралар күбрәк моннан дистә еллар элек чыгарылган машина хуҗаларына карата төзелә икән. Штраф алмау өчен бары бер юл – машинаныӊ ягулык бирү системасын күрсәтергә һәм көйләргә генә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot