news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районында өч авыл халкы утсыз калган

Гомумән алганда, 458 торак йортта яшәүчеләр һәм алты социаль объект утсыз калган.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Кичә Татарстанның Балтач районында өч авыл халкы утыз калган булган. Хәзерге вакытта электр белән тәэмин итү яңадан торгызылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 20.53 сәгатьтә 112 бердәм номерына электр тапшыру линияләре өзелү нәтиҗәсендә өч торак пунктта - Иске Салавыч, Югары Шубан һәм Карадуван авылларында ут бетүе турында хәбәр килгән.

Гомумән алганда, 458 торак йортта яшәүчеләр һәм алты социаль объект утсыз калган.

Ике сәгатьтән соң «Челтәр компаниясе» ААҖнең район электр челтәрләре бригадасы тырышлыгы белән торак пунктларда электр белән тәэмин итү тулысынча яңадан торгызылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot