Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтач районында Бөтенроссия мөселман балалары өчен Сабан туе уздырыла
Мөселман балаларының 10нчы тапкыр үткәрелүче Сабан туе быел 23 июльдә булачак.
(Балтач, 21 июль, "Татар-информ", "Байрак"). Мөселман балаларының 10нчы тапкыр үткәрелүче Сабан туе быел 23 июльдә булачак. Татарстанның Балтач районы Бөрбаш авылындагы әлеге күркәм чара Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла, дип яза район газетасы.
Ел да бу бәйрәмне районыбыз балалары көтеп ала. Көн дәвамында төрледән-төрле уен-ярышларда көч сынашып, кыйммәтле бүләкләр отачак. Сабантуй балаларның Коръәннән аятьләр һәм догалар укулары, мөнәҗәт әйтүләр, җыр-шигырьләр белән үрелеп барачак. Сабантуйның үзенә генә хас үзенчәлеге – бәйрәмгә килгән халыкның бергәләшеп, мәйдан уртасында өйлә намазы укуы.
Бәйрәм кысаларында балалар өчен төрле уеннар, ярышлар һәм, әлбәттә, милли көрәш тә оештырылачак. Быелгы көрәш ярышлары 1998 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында үткәрелә. Батырга бүләккә – скутер һәм тәкә!!!
Яшь көрәшчеләр 5 үлчәү авырлыгында бил алышачаклар:
- 36 килограммга кадәр;
- 50 килограммга кадәр;
- 65 килограммга кадәр;
- 75 килограммга кадәр;
- 75 килограммнан югары.
(Искәрмә: барлык көрәшчеләрнең дә үзләре белән шәхесне ачыклаучы документлары булу таләп ителә).
Шулай ук ел да үткәрелеп килүче ат чабышы да бәйрәмгә бер ямь өсти. Бу ярыш 4 төрдә: чиста токымлы һәм ярымтокымлы айгырлар һәм бияләр арасында үткәреләчәк. 14 яше тулмаган җайдакларның әти-әниләреннән алынган рөхсәт язуы булу таләп ителә. Ат ярышында 18 яшькәчә булган ир балалар катнаша ала.
Район мәгариф идарәсе тарафыннан әзерләнгән укучыларның һөнәрчелек аланы да эшләячәк. Анда JuniorSkills район конкурсы лауреатлары эшләнмәләре күргәзмәсе белән танышырга мөмкин булачак. Укучылар мастер-класс күрсәтәчәкләр.
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туена Россиянең төрле төбәкләреннән күп сандагы кунаклар, күренекле шәхесләр, республикабыз хөкүмәтеннән мәртәбәле җитәкчеләр кайтуы көтелә.
Игътибар!!! Мөселман балалар Сабан туена килүче райондашларның һәм кайткан кунакларның баш киеменнән (ир-атларга, ир балаларга – түбәтәй, ә хатын-кызларга – яулык) һәм килешле ябык киемнән булулары сорала.
Сабан туе Бөрбаш авылында иртәнге сәгать 10.00да башлана. Рәхим итегез!!!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз