news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районы Салавыч лицее “Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесеннән уңышлар белән кайтты

Барлык конкурслар буенча нәтиҗә чыгарганнан соң, Салавыч күппрофильле лицее командасы республика буенча 7нче призлы урынны яулады.

(Балтач, 2 май, "Татар-информ", "Хезмәт", Зәлия Фәйзрахманова). 24-27 апрель көннәрендә Чаллы шәһәрендә республикакүләм “Куркынычсыз тәгәрмәч” конкурсы үтте, дип яза җирле басма.

Анда Балтач районыннан җиңү яулаган Салавыч күппрофильле лицее командасы (Апанов Айзат, Закиров Сәлим, Дәминова Нәргизә һәм Хәбибуллина Динә, җитәкчеләре – Ранил Гыйләҗев) катнашты. Конкурста һәр районнан 9-11 яшьлек малайлар һәм кызлар көч сынашты. Алар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта фигуралы йөрү, автогородокта юл кагыйдәләрен үтәп велосипедта йөрү, велосипед төзелешен белү һәм схема буенча өйдән мәктәпкә иң куркынычсыз юлны сызу конкурсларында үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.

Барлык конкурслар буенча нәтиҗә чыгарганнан соң, Салавыч күппрофильле лицее командасы республика буенча 7нче призлы урынны яулады. Шәхси беренчелектә кызлар арасында Хәбибуллина Динә җиденче урынга лаек булды. Этаплар буенча карасак, велосипедта фигуралы йөрүдә малайлар арасында Апанов Айзат икенче урын, Дәминова Нәргизә дүртенче урын, юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча малайлар арасында Апанов Айзат 7 урын, Хәбибуллина Динә 8 урын, автогородокта юл кагыйдәләрен үтәп велосипедта йөрү буенча Хәбибуллина Динә 5 урынга лаек булдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100