news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районы мәктәпләрендә “Психологик десант” йөри

Балтач районының мәгариф өлкәсендәге психологлары мәктәпләрдә балалар белән очраша.

(Балтач, 6 февраль, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зөлфия Шакирова). Бу көннәрдә  “Психологик десант” Балтач районы Түнтәр урта мәктәбенә “төште”, дип яза районның “Хезмәт” газетасы.

“Десантчы”лар 8 нче сыйныф укучыларына “Уңышка тәүге адымнарым” темасына тренинг уздырдылар. 11 нче сыйныф егетләре-кызлары психологлар Әнисә Рәсимовна һәм Гөлчәчәк Инсуровна ярдәмендә имтиханнарга психологик әзерлек үттеләр. Ә 9 нчы сыйныф укучыларына индивидуаль рәвештә консультация алу бәхете елмайды.

Имтиханнар алдыннан бик тә кирәкле, файдалы “десант” бу, нәтиҗәсе булыр дигән өметтә калына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100