news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районы мәктәпләрендә махсуслаштырылган аграр сыйныфлар ачтылар

Профильле сыйныфларда физика, математика, биология, табигать белеме фәннәре, ландшафт дизайны, авыл хуҗалыгын заманча технологияләрне өйрәнәчәкләр.

(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). 2 сентябрьдә Татарстанның Балтач районы мәктәпләрендә махсуслаштырылган аграр сыйныфлар ачтылар, алар Казан дәүләт аграр университеты карамагында булачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Профильле сыйныфлар 9 мәктәптә ачылды, болар: Борбаш мәктәбендә, Баки Зыятдинов ис. Карадуган гимназиясендә, Кече Лызи, Нәнәгәр, Норма, Пыжмара мәктәпләрендә, Салавыч күппрофильле лицееында, О.Н. Исаев ис. Урта Кәшкәт мәктәбендә һәм Чепья мәктәбендә.

"Университет сыйныфларын оештыру һәм ачу – республика территориясендә безнең пилот проекты. Бу агрономия, авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү, икътисад һәм бакчачылык өлкәсендә алдан һөнәри юнәлеш сайлауга ярдәм итәчәк, дип ышанып калабыз", - дип сөйләде Казан аграр университетының Югары уку йортына әзерләү һәм аны укып чыгучыларны урнаштыру үзәге җитәкчесе Гүзәл Фәссахова.

Профильле сыйныфларның программасында физика, математика, биология, табигать белеме фәннәрен, ландшафт дизайнын, технологик процессларны автоматлаштыруны, шулай ук авыл хуҗалыгына заманча технологияләр кертүне тирәнтен өйрәнү каралган.

Уку кысаларында каникул вакытларында кышкы күчмә мәктәпләр оештыру планлаштырыла, аларда балалар агрономия, бакчачылык, экология, авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү һәм башкалар буенча лекцияләр тыңлый алалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100