news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районы "Кызыл юл" авыл хуҗалыгы җәмгыяте уңышлары югары бәяләнде

Әлеге дәүләт бүләкләрен тантаналы төстә район башлыгы Рамил Нотфуллин тапшырды.

(Балтач, 9 июль, "Татар-информ", "Хезмәт", Ясминә Шәмсетдинова). Балтач районы "Кызыл юл" авыл хуҗалыгы җәмгыяте "Бөтенроссия басулары көне - 2017" агросәнәгать форумы кысаларында уздырылган күргәзмәдә җиңүгә иреште, дип яза район газетасы.

5-6 июль көннәрендә Лаеш районында "Бөтенроссия басулары көне - 2017" агросәнәгать форумы узды, шул уңайдан күп кенә төбәк һәм районнардан килгән оешма-предприятиеләрнең күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә безнең Балтач районы да катнашып, авыл хуҗалыгы районы буларак, үз эшчәнлеген һәм җитештергән продукциясен тәкъдим итте.

Әлеге күргәзмә эшчәнлегендә районның "Кызыл юл" һәм Тимирязев исемендәге хуҗалыклары да катнашты. Һәм "Кызыл юл" җәмгыяте терлекчелек һәм сөт җитештерүдәге уңышлары югары бәяләнеп, зур җиңүгә иреште.

"Кызыл юл" авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчесе Фердинанд Нургаянович Хәйруллин РФ Авыл хуҗалыгы министры А.Н. Ткачёв имзалаган Диплом һәм алтын медаль белән бүләкләнде.

Шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры М.Г. Әхмәтов исеменнән III дәрәҗә Диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.

Әлеге дәүләт бүләкләрен тантаналы төстә район башлыгы Рамил Нотфуллин тапшырды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100