Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтач районы керәшеннәре Олы көн бәйрәменә зерләнә
«Керәшенлегебездән читенсенеп торсак, халкыбызның киләчәге булмаячак», ди Балтач районының керәшеннәр оешмасы җитәкчесе Борис Антонов.
(Балтач, 15 апрель, «Татар-информ», «Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина) Республикада керәшен иҗтимагый оешмасы 2006 елда оеша һәм керәшеннәр күпләп яшәгән район җирлекләрендә дә оешмалар төзелә башлый. Шул елларда Балтачыбызда да җәмгыятьнең бүлекчәсе оештырыла. Җитәкчесе итеп озак еллар район эчке эшләрендә эшләгән, Балтачның хөрмәтле кешесе Борис Иванович Антоновны билгелиләр. Районыбызда барысы 4 керәшен авылы бар. Дорга, Югары Субаш, Биктәш һәм Иске Чепья авылларында 1000 якын керәшен милләтеннән булган халык яши.
Керәшен халкының данлыклы улы, фольклорчы-этнограф Геннадий Макаровның “Тамырлар корыса, аларны яңартып булмый!” дигән бик мәгънәле сүзләре бар. Райондагы керәшеннәр оешмасы җитәкчесе Борис Антонов та киләчәк турында борчыла.
–Йола-гадәтләрне күрсәтеп, шул мирасны саклау кирәклеген аңлау кирәк, – ди ул.
Хәер, эшләнми түгел, бу юнәлештә хәйран эшләр эшләнә. Республиканың керәшен иҗтимагый оешмасы каршында эшләп килүче “Бәрәкәт” яшьләр оешмасы ел саен төрле чаралар үткәрелә Балтач яшьләре биредә бик теләп чыгыш ясый. Шулай ук республика күләмендә үтүче “Туым Жондызы” конкурсы да керәшен халкын зур сәхнәләргә алып чыга. Быелгы бәйге райондашларыбызга зур җиңүләр алып килде. Сайлап алу туры да Балтачыбызда үткән иде. Балтачлыларның һәр чыгышы жтарафыннан югары бәя алды.
– Нигездә, гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәрне җиренә җиткереп үткәрүдә Субашлыларны үрнәк итеп куяр идем. Биредә милли киемнәрнең сакланышы да, бәйрәмнәрне үткәрү тәртибе дә соклану уята. “Туганайлар” ансамблен районда гына түгел, республикада да яхшы беләләр. Гөсләчеләре генә дә ни тора. Соңгы вакытта Биктәш керәшеннәре дә бик активлашты. Аларның башка милләтләр белән дус-тату мөнәсәбәттә яшәве һәрберебезгә үрнәк, – диде Борис Иванович.
Халык телендә Дорга авылы бәйрәме дип йөртелгән җәйге бәйрәм бүгенге көндә авыл күләмендә генә түгел, район күләмендә үткәрелә дисәк һич арттыру булмас. Ул һәр ел саен 29 июнь – Изге Тихон туган көнне үткәрелә. Бәйрәмгә һәр ел саен “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле чакырыла. Биредә керәшеннәр генә түгел, татар да, рус та, удмурт та рәхәтләнеп күңел ача. Дорга авылында керәшен ансамбле булмаса да, биредә керәшен җырларын оста итеп башкаручы аерым җырчылар бик күп. Чепьяның “Туганай” ансамбле дә райондашларыбызга яхшы таныш. Әлеге иҗат коллективлары җыр-биюләр, күмәк күренешләр, фольклоа аша керәшен халкының гореф-гадәтләрен, милли йолаларын яшь буынга тапшыра.
Бу атнада барлык православие динендәгеләр, шулай ук керәшен кардәшләребез дә Пасха, ягъни Олы көнне билгеләп узачак. Христианнар бу бәйрәмне беренче гасырда Гайсә Мәсих терелгән көннән алып билгеләп үтә. Пасха хөрмәтенә кичтән йомыркаларны суган кабыгы суы белән озаклап пешереп, буйыйлар. Кулич пешерәләр, Пасхага әзерләнәләр. “Кичтән мунча керәбез, пакьланабыз. Аңа кадәр йола буенча ике атналап алдан өйләрне юып чыгарабыз, каралты-кураны җыештырабыз. Ә бәйрәм көнне иртән-иртүк балалар йомырка җыярга чыга. Өйгә иң беренче ир бала керсә, яхшыга юрыйлар, димәк, алда муллык көтә дигән сүз. Бусагадан иң беренче атлап кергән баланы мендәргә утырталар. Аңа буялган йомырка бирәләр, капчыгына кәнфит-прәннек тә салалар, – ди Борис Иванович.
Киң күңелле, җыр-моңны гомерлек юлдаш иткән әлеге халык әнә шулай үткәннәрне онытмый, киләчәк буынга үзеннән соң матур эз калдырырлык итеп яшәргә омтыла, диелә район хәбәрендә .
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз