news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районы Кариле авылында мәчет төзелгәнгә 25 ел тулды

Төзелештә ярдәм күрсәткән шәхси эшмәкәрләргә, авыл халкына, авыл советы һәм барча ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерәләр.

Балтач районы Кариле авылында мәчет төзелгәнгә 25 ел тулды
dumrt.ru

(Казан, 10 март, "Татар-информ"). 5 мартта Балтач районы Кариле авылы халкы зур бәйрәмгә – мәчет ачылуга 25 ел уңаеннан багышланган чарага җыелды. Чара авылның мәдәният йортында булды. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итте.

Бәйрәм Норма урта мәктәбе укучыларының Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Әти кадере» әсәреннән алынган спектакльдән башланып китте. Дәһшәтле сугыш елларының ничек итеп гаиләләрдән әти-абыйларның алып китүен, ятимлекне, сагыну-югалтуларны күрсәткән бу тамаша, күпләрнең күңел хатирәләрен яңартып, йомшартып безне мизгелгә булса да шул вакыйгаларга алып кайткан кебек булды, диелә хәбәрдә.

Чарада Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең аппарат җитәкчесе Фәрит Вәлиев, Балтач районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидаил улы Гайнетдинов, Балтач районы имамнары, абыстайлары, авыл халкы, кунаклар катнашкан..

Авыл хәм мәхәллә тормышында актив катнашучы, ихтирамга лаеклы авылдашларыбыз мөфтият хәм мөхтәсибәтнең рәхмәт хатлары, бүләкләре белән бүләкләнгән.

2019 елда Кариле мәчетенең янкормасы яңа фарыз залы җиткерелеп сафка баскан. Янкорманы төзүдә ярдәм күрсәткән шәхси эшмәкәрләргә, авыл халкына, авыл советы һәм барча ярдәм күрсәтүчеләргә Кариле мәхәлләсе мәчете зур рәхмәтен җиткерә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100