Балтач районы Карадуган хоккей командасы "Хезмәт" газетасы турниры җиңүчесе булды
14 команда ике көн дәвамында җиңүчене ачыклады.

(Балтач, 5 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт"). 35 ел дәвамында районда "Хезмәт" газетасы призына үткәрелә торган хоккей ярышларының чираттагысы тәмам. 14 команда ике көн дәвамында җиңүчене ачыклады. Бу турыда район басмасы яза.
"Зифа", "Чепья", Норма һәм Карадуган командалары үз бозларында җиңеп, финалга чыктылар. Үзара очрашканнан соң 3-4 урын өчен "Зифа" һәм "Чепья" командалары уйнады. Смәеллеләр чепьялыларга караганда өстен чыкты һәм өченче урынны яуладылар. Ә беренче-икенче урын өчен Норма һәм Карадуган җирлекләреннән оешкан командалар көч сынашты.
3 период 2:2 исәбенә тәмамланды, өстәмә билгеләнгән вакыт та җиңүчене ачыкламады. Бары буллитлар суканнан соң гына җиңүче билгеле булды. Ул – Карадуган командасы. Аларга шәхси эшмәкәр Илшат Шакиров ярдәме белән алынган зур күчмә Кубок тапшырылды. Призер булган команда уенчыларына медальләр тапшырылды.