news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районы Иске Салавыч авылында Бөек Җиңү көненә карата тантаналы митинг үткәрелде

Митингны авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибәгатуллин ачып җибәрде.

(Балтач 7 май, Татар-информ, "Хезмәт", Гөлзидә Газизуллина). Иске Салавыч авылында Бөек Җиңү көненә карата тантаналы митинг үткәрелде. Митингны авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибәгатуллин ачып җибәрде, дип яза район газетасы.

Салавыч авылында һәйкәл каршындагы мәйданга иртәдән үк кешеләр ташкыны агылды.

Быел бик күпләр сугышта катнашкан һәм һәлак булган бабалары, әтиләре фоторәсемнәрен алып килеп, “Үлемсез полк” сафларында тулы бер колонна булып үзәктән үттеләр.

Салавычлыларны котларга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина да килгән иде. Мәктәп укучылары исә өлкәннәр хөрмәтенә әдәби-музыкаль монтаж тәкъдим итте. Аннары бер минут тынлык белән Ватан сугышы корбаннары искә алынды.

Митинг һәйкәлгә чәчәкләр, венок салу белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100