news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районы Халыклар дуслыгы музееның 90 яшьлек директоры сайлауга беренче булып килде

Олы яшьтәге ветеран һәрбер сайлауда актив катнашырга тырыша. Бу юлы да ул, таякка танып булса да, сайлау участогына үзе килде.

(Балтач, 18 март, "Татар-информ", "Хезмәт" Гөлсинә Гарипова). Татарстанның Балтач районы Чепья авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, СССРның мәгариф отличнигы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Балтач районының Почетлы гражданины Гарифҗан Гали улы Галиев райондагы иң өлкән сайлаучыларның берсе, дип яза район газетасы.

91 яше туларга санаулы гына көннәр калганда да әле 52 ел элек үзе нигез салган “Халыклар дуслыгы” музеенда директор булып эшләүче Гарифҗан ага, һәрбер сайлауда актив катнаша. Бу юлы да ул үзе тавыш бирә торган участокка иң беренчеләрдән килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100