news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районы халкы көче белән Таузар авылы мәчете яңара

Читтә яшәүче авылдашлар да игелекле эшкә ярдәм кулы сузган.

(Балтач, 23 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт", Гөлзидә Газизуллина). Татарстанның Балтач районы Таузар авылы халкы күмәк көч белән туган авылларындагы мәчетне төзекләндерә, дип хәбәр итә Балтач районының “Хезмәт” газетасы.

Авылда мәчет төзелеп эшли башлаганга егерме еллар вакыт узган. Шушы вакыт эчендә күпме Корбан гаете, Ураза гаете намазлары, җеназалар укылган... Мәчетне төзекләндерү эшенә таузарлылар гына түгел, хәзер читтә яшәүче авылдашлар да ярдәм кулы сузган. Айрат Хәкимовның матди ярдәме белән байтак кына төзекләндерү эшләре башкарылды. Айратка һәм, кышкы көннәр булуына карамастан, мәчетнең түбәсен алмаштыручыларга зур рәхмәт. Аллаһы Тәгалә мең-мең савабын бирсен иде, ди таузарлылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot