Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтач районы эшмәкәрләре тагын киңәшергә җыелды
Киңәшмәдә исерткеч эчемлекләр сатуга булган таләпләрнең үзгәрүе, касса аппаратлары системасы кертелүгә бәйле яңалыклар турында сөйләштеләр.
(Балтач, 21 февраль, «Татар-информ», «Хезмәт», Гөлсинә Гарипова). Киңәшмәдә быелның 31 мартында һәм 1 июлендә булачак үзгәрешләр турында сөйләштеләр, дип яза районның "Хезмәт" газетасы.
Аның беренчесе исерткеч эчемлекләр сатуга булган таләпләрнең үзгәрүе, аңа бәйле рәвештә җәзаларның катылануы турында булса, икенчесе онлайн режимда эшләүче касса аппаратлары системасы кертелүгә бәйле яңалыклар турында иде. Ике тема буенча да чыгыш ясаучыларга сораулар күп булды. Бу аңлашыла да, чөнки эшмәкәрләр нигездә практиклар, алар инде эш барышында бу яңалыклар китереп чыгарачак проблемаларны алдан күзаллый белә. Әлеге кануннарда калган “чи” урыннар, гадәттәгечә, кечкенә авыллардагы үзенчәлекләрнең исәпкә алынып бетмәве, гамәлдәге касса аппаратларын яңарту, алыштыру өчен зур суммадагы чыгымнар таләп ителү... – эшмәкәрләребезне борчыган мәсьәләләр болар гына түгел иде. Бер җыйналган килеш арада башка сорауларга да җавап табарга теләүчеләр булды. Киңәшмәдә катнашкан район Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров аларның һәркайсына җавап бирә барды.
Әлеге сорауларның күпчелеге көндәшлеккә бәйле иде. Әйтик, “Магнит”, “Пятерочка” кибетләрен район сәүдәгәрләренең кайберләре үзләренә каршылык-кыенлык тудыра дип саный. “Әйе, килешәм, конкуренция зур, әмма сез сатып алучылар күбрәк сезгә килерлек итеп, ә “Магнит”, “Пятерочка”лар бездән чыгып китәрлек итеп эш оештырыгыз”, – диде Р.Шакиров. Сүз Кукмара, Малмыж ипиләренә күчкәч тә: “Дөрес аңлагыз, без берничек тә район чикләрен яба алмыйбыз. Аларны бит без, җитәкчелек түгел, нәкъ менә сез үзегез чакырып кертәсез. Ник аларның продукциясен аласыз? Нигә үзебезнең районда пешерелгәнен түгел?! Ни өчен соң һаман да җитәкчелек аны эшләми, моны эшләми, районда җитештерү юк дип тәнкыйтьлисез, ә шул ук вакытта үзебезнең җитештерүчеләргә булышмыйсыз, бер-берегезгә ярдәм итмисез? Һаман да шул бердәмлек җитми сезгә. Берләшегез, җыйналып, эшегезгә комачаулый торган аңлашылмаучанлыклар турында, алардан чыгу юллары турында сөйләшегез, кирәк икән, рәсми хатлар языгыз... Без үз чиратыбызда сезне тыңларга, аңларга әзер. Нинди генә сорауларыгыз булса да, шалтыратыгыз, языгыз, килегез”, – дип, эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итте ул.
Уйландырырлык сүзләрне тыңлаганнан соң, район кулланучылар хокукларын яклау комитеты җитәкчесе Гөлназ Сафина: “Әйдәгез, март аенда районда үзебезнең җитештерүчеләргә ярдәм итү максатыннан: “Балтачныкын сайла!” дигән акция үткәрик. Бер ай эшләп, кимчелекләрне анализлап карыйк”, – дигән тәкъдим белән чыкты. Башкарма комитет җитәкчесе хупласа да, эшмәкәрләр бу көнне фикерләрен белдермәде, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз