news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районы Эш белән тәэмин итү үзәге директорын штрафка тартканнар

Суд Эш белән тәэмин итү үзәге директорына 40 мең сум түләргә карар чыгарган.

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда Балтач районы Эш белән тәэмин итү үзәге директорын штрафка тартканнар. Бу хакта "Татар-информ”га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

63 яшьлек Зиннур Зәйнуллинны хезмәт урынында үз вәкаләтләреннән явызларча файдалануда гаепле дип тапканнар. Тикшерү ачыклаганча, Зәйнуллин ике ел дәвамында - 2014тән 2016 елга кадәр, бирелгән мәгълүматларны җентекләп тикшермичә, килешү йөкләмәләре үтәлеше турындагы актларны имзалаган.

Шулай итеп, “Кара Күл” компаниясе инвалидлар өчен биш яңа эш урынын җиһазлау турында хисап тоткан. Балтач районы Эш белән тәэмин итү үзәге мәгълүматлар дөреслеген тикшермичә, эшмәкәргә модернизациягә тотылган дип, 500 мең сум акча кайтарган. Нәтиҗәдә, бернинди яңа эш урыннары булдырылмавы һәм мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә алу булмавы ачыкланган.

Суд Зәйнуллинны җинаять кылуда гаепле дип тапкан һәм аңа 40 мең сум штраф түләргә карар чыгарган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100