news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районы егетләрен хәрби хезмәткә җыр белән озата

Район Мәдәният үзәгендә озату кичәсе булды.

 (Балтач, 17 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Ватанны саклау, халыкның азат һәм тыныч яшәешен тәэмин итү өчен армиядә хезмәт итү, тәвәккәллек һәм батырлык күрсәтү – сәламәт һәр ир-егетнең төп вазыйфасы. Көзен безнең районнан Ватанны саклау буенча мактаулы бурычларын үтәү өчен төрле гаскәрләрдә хезмәт итәргә 56 егет китәчәк, дип яза Балтач төбәгенең “Хезмәт” газетасы.

“Бер ел бик аз вакыт кебек, әмма хезмәт итә башлагач хәйран вакыт икән. Тик шунысы бар – бу үзенә күрә бер сынау”, – ди армия сафларыннан биш ел элек кайткан, бүген инде игезәк энеләре Альберт белән Робертны армиягә озатучы Ор егете Руслан Галләмов.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов егетләргә мөрәҗәгать итеп, сынатмыйча, намуслы хезмәт итеп, туган якларыгызга исән-сау әйләнеп кайтыгыз, диде. Район хәрби комиссары Васыйл Вәлиев, илебез тыныч яшәсен өчен, сез үз бурычыгызны йөзгә кызыллык китермичә үтәргә тиеш, дип искәртте. Әлеге бәйрәмдә катнашкан башка кунаклар да егетләргә үзләренең ихлас теләкләрен җиткерделәр. Армиягә китүчеләрнең әти-әниләре исеменнән Яңгул авылыннан Зәмзәмия Миңнеханова чыгыш ясады.

Егетләр хөрмәтенә кичәдә иң матур җырлар башкардылар. Егетләр үзләре дә батырлыкка, җитезлеккә сынау узды. Бу кичә илебезнең булачак сакчылары хәтерендә озак сакланыр, ә изге теләкләр аларга армия хезмәтендәге кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итәр дип ышанасы килә. Дөньялар тыныч булсын да хәерле хәбәрләр генә килеп торсын, рәхимле җитәкчеләр кулына эләксен безнең солдатларыбыз, диелә Балтач районы газетасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100