news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районы Дорга авылына чишмә килде...

Бу игелекле эшне башкаручы Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Нурлыҗан улы Әсхадуллин.

(Балтач, 24 апрель, «Татар-информ», «Хезмәт”, Фирдания Алексеева). Балтач районы Дорга авылына чишмә килде. Күңелдәге рәхмәт хисләрен яраткан “Хезмәт”ебез аша җиткерәсе килә. 

Авыл халкы бик сөенде әлеге хәлгә, чөнки бирегә доргалылар гына түгел, күрше-тирә авыллардан чишмә суына киләләр, аның игелеген күрәләр. 2017 ел – экология елы буларак игълан ителде, чишмә яннарын, су буйларын чиста-пөхтә тоту авыл халкының һәм чишмә суыннан файдаланучыларның үзеннән тора, гомер-гомергә чишмә – изге урын булып саналган.

Бу игелекле эшне башкаручы Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Нурлыҗан улы Әсхадуллин. Аның тырышлыгы, “Активист” хуҗалыгы җитәкчесенең булышлыгы белән чишмәле булдык. Шушы көннәрә үзенең юбилеен үткәргән Зиннур Нурлыҗан улына нык сәламәтлек, гаилә бәхете телибез һәм шулай ук Куныр авыл җирлеге коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларга эшләрендә уңышлар, һәрвакыт халыкны шулай игелекле эшләре белән сөендереп торуларын телибез, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100