news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районы Чепья авылы музее директорына 90 яшь

3 апрельдә Чепья авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиевнең юбиеена багышланган тантана булачак.

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Балтач районы Чепья авылындагы «Халыклар дуслыгы» музеена нигез салучы, 50 ел шул музейда директор булып эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиевка 90 яшь. Шул уңайдан Чепья мәдәният йортында «Бөек бәхет – калсын киләчәккә сүнмәс нур булып» дигән чара узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә  Татарстан Милли музееның матбугат үзәге җитәкчесе Руфия Мөхетдинова хәбәр итте.

Гарифҗан Галиев җитәкләгән «Халыклар дуслыгы» музеенда чит ил кунаклары да еш була. Биредә  21300 дән артык экспонат исәпләнә. 38 телдэ язылган истәлеклэр китабы гына да 13 томнан тора. Музейда 9 экспозиция эшли, шуның бер залы Бөек Ватан сугышына багышлана. Заманында Гарифҗан абый үзе сугыштан алып кайткан 113 экспонат та биредә урын алган. Г. Галиев кызыклы шәхес, туган авылы Каенсарда үз көче белән сугыш каһарманнарына һәйкәл куйдырган. Бөек Ватан сугышы вакытында Каенсарда 35 хуҗалык булган, шуннан 45 кеше яу кырына китеп бара. Аларның 22 сугыш кырында ятып кала, ә 21сенә туган якларына кайту бәхете татый. Алар арасында Гарифҗан агай да була. Бүгенге көндә Каенсарның каһарман егетләреннән ул гына исән калган. Шуңа күрә Галиев авылда һәйкәл булдыруны изге бурычы дип санады, диләр аның хакында якташлары.

3 апрель көнне 10:00 сәгатьтә Балтачның Чепья авылында узачак чарага Казаннан да кунаклар кайтуы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100