news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районы Чапшар авылы балалары истәлекле урыннарны барлый

Бу сәяхәт балаларда авыл тарихын өйрәнүгә бик зур кызыксыну уяткан.

(Балтач, 5 июнь, "Татар-информ", "Хезмәт", Гөлзидә Газизуллина). Чапшар авылы балалары авылның тарихи урыннарының берсе - 17 гасырда безнең авылда яшәгән мариларның зират урынына сәяхәт кылган, дип яза район газетасы.

– Марилар үзләре табына торган урынны “Кирәмәт” дип йөрткәннәр икән. Бу зират та “Кирәмәт” зираты дип тарихка кереп калган. Безгә бу турыда һәм авылыбызның тарихын, аның күренекле кешеләре, “Пүгәч” кушаматларының килеп чыгу тарихларын һәм башка бик тарихи , кызыклы вакыйгалар турында Гаязов Шәүкәт абый бик эчтәлекле итеп сөйләде. Шәүкәт абыйны авылыбызның “Шәҗәрәче бабае” дип әйтсәң дә ялгыш булмас, чөнки ул авылда яшәүче һәр кешенең 7 буын бабасын бик яхшы белә һәм шәҗәрәләр төзеп бирә. Ул, Казан архивларында эзләнеп, авылыбыз тарихын кызыксынып өйрәнә. Балалар аның сөйләгәнен тын да алмый йотылып тыңладылар, аннан сорау артыннан сорау яудырдылар, ди авыл клубы мөдире Гүзәлия Вәлиева.

Бу сәяхәт балаларда авыл тарихын өйрәнүгә бик зур кызыксыну уяткан. Шунысын да әйтергә кирәк, Шәүкәт абый киләчәктә музей ачу хыялы белән янып яши икән. Балалар исә аңарга булышырга сүз бирде. Экскурсиядән кайтышка балалар, авылдагы иске йортларда булып борынгы әйберләрне табып. булачак музей директорына илтеп тапшырган. Менә бит, экскурсия итеп кенә оештырылган бу чара нинди нәтиҗә биргән. Һәм ул дәвамлы булсын иде.

Балалар шулай ук Чапшарның шундый урыннарына кабат бару теләге барлыгын да белдергәннәр. Кыскасы, алар Торна кырында, табигать кочагында тәмле итеп йомыркалар ашап, уеннар уйнап бик рәхәт һәм файдалы ял итеп кайтканнар.

Гүзәлия ханым, матур кичәләр, очрашулар үткәреп, өлкәннәрнең генә түгел, ә яшь буынның да мәнфәгатьләрен кайгыртып яши. Мөдирнең авыл өчен дип җан атып, мәдәни учакны сүндерми яшәве, һичшиксез, мактауга лаек. Кайсыбер авылларда шимбә-якшәмбе көннәрендә генә клубны ачып-япкан мөдирләргә Гүзәлия кебекләрдән үрнәк аласы бар әле, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100