news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районы балалар бакчасы грант акчасына җиһазлар алган

Районның “Салават күпере” балалар бакчасына яңа мебельләр кайтарылды.

(Балтач, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зөлфия Шакирова). Узган ел Балтач бистәсенең 2нче балалар бакчасы Билингваль юнәлештәге конкурста катнашып, Грант откан иде, дип яза җирле басма.

Хәзер исә хезмәтләренең әҗерен күрәләр: балалар бакчасы берсеннән-берсе матур, төзек шкаф, өстәл, караватлар һәм башка кирәк-яраклар белән җиһазландырыла. Эшләп тапканның кадерен генә беләсе кала.

news_right_1
news_right_2
news_bot