Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтач районы бәйгесенең гала-концерты үтте
Җиңүчеләргә дипломнар һәм сертификатлар, истәлек бүләкләре тапшырылды.
(Балтач, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, төрле милләт халыкларының җыр-бию композицияләреннән торган “Гөрләп торсын сәхнә түре” дип исемләнгән Балтач районы бәйгесенең гала-концерты үтте.
Районда өч ай дәвамында "Гөрләп торсын сәхнә түре" дип исемләнгән җырлы-биюле бәйге барды. Мәдәният коллективлары тамашачы игътибарына безнең җирлектә яшәүче халыкларның җырлы-биюле чыгышларын тәкъдим итте.
Бәйге иң элек зоналарда үтеп, иң яхшы номерлар мәдәният үзәгендә узган гала-концертта катнашты. Сүз уңаеннан, бәйгедә барлыгы 45 мәдәният коллективы катнашкан, шуның 17се гала-концертта катнашу хокукы алган. Җиңүчеләргә дипломнар һәм сертификатлар, истәлек бүләкләре тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз