news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районы Бөрбаш авылындагы "Ярдәм" пансионаты сентябрьдә ачыла

Быел уку елына 24 бала кабул ителер дип көтелә.

(Казан, 30 май, "Татар-информ"). Балтач районы Бөрбаш авылында мөселман балалары өчен "Ярдәм" пансионаты быел  сентябрь аенда  ачылачак. Бу хакта журналистлар өчен оештырылган ифтарда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте. 
 
Аның сүзләренчә, быел уку елына 24 бала кабул ителә. 
 
Пансионат Татарстандагы аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге мәктәп яшендәге 30 ир-бала өчен хезмәт күрсәтәчәк. Биредә балаларга рухи тәрбия бирү, киләчәктә ислам дине өлкәсендә эшли алачак кадрларны әзерләү максатын күздә тота. Балалар барлык кирәк-ярак кием-салым, уку әсбаплары белән тәэмин ителәчәк. Мөселман пансионатын тәмамлаучылар Россия ислам институтында һәм Болгар Ислам академиясендә укуларын дәвам итә алачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot