news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районы Бөрбаш авылында “Ярдәм” мөселман пансионаты эшли башлады

Аның идея авторы – Җәлил хәзрәт Фазлыев, иганәчесе – “Ярдәм” мәчете.

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның Балтач районы Бөрбаш авылында татар телендә белем бирүче “Ярдәм” мөселман пансионаты эшли башлады. Аның идея авторы - Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, иганәчесе – Казанның “Ярдәм” мәчете. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә үзе хәбәр итте.

Җәлил хәзрәт пансионатка әлегә исем табылмаганлыгын әйтте. “Пансионат беренче сентябрьдән бирле эшли башлады. Ул аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче мәктәп яшендәге 30 ир-балага исәпләнгән. Әлегә аның төгәл исеме юк, ләкин ул аерым махсус мөстәкыйль мөселман пансионаты булып саналмый. Бездә барлык фәннәр дә татар телендә укытыла. Балалар көндезге сәгать өчкә кадәр яшәү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган Бөрбаш авылы мәктәбендә дөньяви белем ала, аннары янәшә генә урнашкан мәчеттә дини гыйлем ала. Балалар мәктәп кирәк-яраклары, кием-салым һәм уку әсбаплары белән тәэмин ителә. Шәкертләр Бөрбаш авылы урта мәктәбенең укучылары булып санала, без аларны әңгәмә аша кабул итәбез”, - диде ул.

“5-7 сыйныфларда барлыгы ун бала укый. Быел ундүрт булыр дип уйлыйбыз. Әле калган гаризаларны карап бетерәсе бар. Безгә Казаннан, Яшел Үзәннән, Буадан, Түбән Камадан, Кукмарадан балалар килде.

Дөрес, бүген татар теле проблемасы алда тора. Безнең максат – булачак дин әһелләрен авылда татар мәктәбендә укытып, татарча сөйләмнәрен дә яхшырту”, - ди Җәлил хәзрәт.

“Исән-сау булсак, октябрь ае башында пансионатның рәсми ачылышы булачак. Киләчәктә балалар санын утызга җиткерергә исәп бар. Пансионатка кабул итү әле дә бара”, - диде Җәлил хәзрәт Фазлыев.

  • Мөселман пансионатын тәмамлаучылар Россия ислам институтында һәм Болгар Ислам академиясендә укуларын дәвам итә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100