news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районы Бөрбаш авылында Гашыйклар аллеясы ясаганнар

Бирегә 9 яшь гаилә агачлар утырткан инде, аларга гашыйкларның исемнәре дә язылып куелган.

(Балтач, 15 май, "Татар-информ", "Хезмәт", Зәлия Фәйзрахманова). Балт ач районы Бөрбаш авылының Сабантуй мәйданы кырыендагы тауда, «Камилә» чишмәсе өстендә Гашыйклар аллеясы булдырылган. Бирегә 9 яшь гаилә агачлар утырткан инде, аларга гашыйкларның исемнәре дә язылып куелган, дип яза җирле басма.

Соңгы елларда гаилә корган Бөрбаш яшьләрен дә әлеге изге эшкә чакыра оештыручылар. Чөнки киләчәктә ул үсеп киткәч, аллея матурланып, анда балалар белән дә йөреп булачак. Үзеңнең сабыеңа безнең дә биредә утырткан агачыбыз бар бит дип әйтү генә дә ни тора. Ә киләчәктә биредә юлны эшләтеп, капка-коймалар ясау максаты да тора. Шуңа да Гашыйклар аллеясына битараф булмаган бөрбашлылар күңелләре кушканча игелекле гамәл белән ярдәм дә итә алалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot