news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районы архивы быел үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп узды

Бүгенге көндә район архивында 171 фондта 25 600 документ саклана.

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ"). Балтач районы архивы быел үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бүгенге көндә район архивында 171 фондта 25 600 документ саклана. Алар районның тарихы, оешма-предприятие, учреждение эшчәнлеге, аерым шәхесләр тормышына кагылышлы документлар.

Быел район үзәк китапханәсе бинасында капиталь ремонт барышында дәүләт архивы урнашкан бүлмәләр дә ремонтланды. Алар бүгенге көндә архивта саклана торган рәсми дәүләт таләпләренә туры килерлек итеп эшләнгән.

Россия архивы хезмәтенә 100 еллык уңаеннан район архивында бу юнәлештә эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветераннар белән очрашу булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов очрашуга килүчеләрне котлады, истәлек бүләкләре тапшырды, куйган хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.

Очрашу чәй табыны артында узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100