Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтач район социаль яклау бүлегендә "Ачык ишекләр" көнендә 100дән артык кеше кабул ителде
Матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 13нче филиалы һәм эш белән тәэмин итү мәшгульлек үзәге белгечләре кунакларны үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар.
(Балтач, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Балтач район социаль яклау бүлегендә "Ачык ишекләр" көне булды. Әлеге махсус көндә бүлек җитәкчеләре, белгечләре 100 дән артык, төрле категориядәге кешеләрне кабул итте, дип яза җирле басма.
Социаль яклау булеге, халыкка социаль хезмәт күрсәтү “Наз” үзәге, матди ярдәм күрсәтү үзәгенең № 13 филиалы һәм эш белән тәэмин итү мәшгульлек үзәге белгечләре килгән кунакларны үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Һәрбер белгеч үзенең әшчәнлеге турында буклетлар, “Наз хәбәрләре” гәҗитен таратты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз