news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач район сәнгать мәктәбе 50 еллык юбилеен бәйрәм итте

Кичәдә мәктәпнең тарихы барланды, нигез салучы ветераннар, бүген хезмәт куючылар хөрмәтләнде.

(Балтач, 6 декабрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Шушы көннәрдә Балтач район балалар сәнгать мәктәбе коллективы үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тантаналы бәйрәм чарасы район мәдәният үзәгендә булды, дип яза җирле басма.

Бәйрәм кичәсендә сәнгать мәктәбенең тарихы барланды, нигез салучы ветераннары хөрмәтенә ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин котлау сәламнәре ирештерде, мактаулы хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары һәм мәктәп коллективына сертификат тапшырды. Шулай ук ТР Мәдәният министрлыгыннан кайткан вәкилләр министр Айрат Сибәгатуллинның Котлавын укып, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot