news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач прокуратурасында күптөрле проблемалар буенча фикер алыштылар

Балтач бистәсендә җинаятьләрне ачыклау һәм кисәтү, булдырмый калу максатыннан башланган тикшерү-рейдларны даими дәвам итәргә булдылар.

(Балтач, 21 июнь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Наталья Жукова). Балтач прокуратурасында “Түгәрәк өстәл” үтте. Координацион киңәшмәдә күптөрле проблемалар буенча фикер алыштылар, дип яза җирле басма.

Хокук саклау органнары җитәкчеләре профилактик чаралар үткәрү буенча эшчәнлеккә анализ ясадылар, балигъ булмаган балаларга карата җинаять очракларын кисәтү, башка юнәлешләрдәге эшчәнлек һәм проблемалар турында фикер алыштылар.

Балтач эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов, прокурор Айрат Низамиев, аның урынбасары Фәрит Шәрифуллиннар район буенча гомуми картинага ачыклык кертеп, анализлы мәгълүмат бирделәр. Үзара фикер алышудан соң шундый карарга килделәр: Балтач бистәсендә җинаятьләрне ачыклау һәм кисәтү, булдырмый калу максатыннан башланган тикшерү-рейдларны даими дәвам итәргә. Шулай ук яңа уку елыннан мәктәпләрдә профилактик эшне тагын да киңрәк җәелдерергә килештеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100