Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтач почтасының үз банкы бар
Халыкка яңа банк оешмасы нәрсә бирәчәге әлегә билгесез, әмма ул тәкъдим иткән хезмәтләр арзан булсын иде, дип яза район газетасы.
(Балтач, 9 сентябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Вакыйф Зәкиев). Татарстанда 36нчы булып ачылган “Почта-Банк” оешмасы бүлекчәсе - Балтачта, дип хәбәр итә районның “Хезмәт” газетасы.
Бу оешма халыкка төрле банк хезмәтләре күрсәтү белән шөгыльләнәчәк. Төп оешма Мәскәү шәһәрендә урнашкан һәм бу проект - "Россия почтасы" белән үзара файдалы хезмәттәшлек итүнең нәтиҗәсе. Моңарчы зур шәһәрләрдә ачылган мондый бүлекчәләр уңайлыгы белән халыкны үзенә тарта, ди Казандагы үзәкнең җитәкчесе Анна Гусева. Балтач бистәсендә ачылу бу елда каралмаган булса да, ул тормышка ашырылган. Әлегә мондый бүлекчә белән күрше Кукмара, Арча, Саба, Мамадыш районнары мактана алмый икән. Халыкка яңа банк оешмасы нәрсә бирер, хәзергә әйтә алмыйбыз, әмма тәкъдим ителә торган хезмәтләр өчен алына торган акча бүтәннәргә караганда азрак булса, начар булмас, дип яза Балтач районы газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз