Балтач пешекчеләре көч сынашты
Шушы көннәрдә Балтач бистәсенең "Каенлык" кафесында Нормадагы һөнәр лицеенда белем алучы пешекче кызлар-егетләр үз осталыкларын күрсәтте.
(Балтач, 26 ноябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Шушы көннәрдә Балтач бистәсенең "Каенлык" кафесында Нормадагы һөнәр лицеенда белем алучы пешекче кызлар-егетләр үз осталыкларын күрсәтте, дип яза район газетасы.
"Хыял" яшьләр үзәге хезмәткәрләре пешекчеләр арасында бәйге оештырды. Бәйгегә Нормадагы һөнәр лицеенда белем алучы пешекче егет-кызлар чакырылды.
Конкурсантлар иң элек алдан әзерләп алып килгән җиләк-җимешләрләрдән композиция тәкъдим итте, соңрак тәкъдим ителгән азык-төлектән өч төрле ризык әзерләделәр.
Киеренке ярышта беркемнең дә сер бирәсе килмәде. Егет-кызлар үзләренең белемнәрен гамәлдә кулланганда җанатарлар арасында да ярышлар үткәрелде. Бик күңелле, кызу темпларда үтте чара. Өченче ел рәттән үтүче әлеге чара истә калырлык мизгелләргә бай булды.