news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач парклары бәйрәм көннәрендә ял үзәгенә әверелде

Балтачта бәйрәм ялларын саф һавада уздыралар

(Балтач, 5 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт", Гөлзидә Газизуллина). Балтач халкы Яңа ел бәйрәмнәрендә "Балтач" һәм "Сабантуй" ял паркларында рәхәтләнеп ял итә. Шулай ук бистә үзәгендә ачылган парк та балтачлыларның яратып йөри торган урынына әверелде, дип яза җирле басма.

"Балтач" һәм "Сабантуй" ял паркларында төрле бәйрәмнәр, ярышлар үткәрелә. Хәтта бәйрәм, ял көннәрендә дә парклар бушап тормый. "Сабантуй" ял паркында чана шуа торган тавы да, чаңгы тарссасы да, саф һава сулап йөрер өчен урын да бар.

Балтачтагы үзгәрешләргә җирле халык кына түгел, читтән кайтканнар да югары бәя бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot