news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач мәктәпләрендә хәрби-патриотик айлык дәвам итә

Башлангыч мәктәп укучылары да җитезлектә, өлгерлектә көч сынаштылар.

(Балтач, 4 март, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Балтач районы Көшкәтбаш башлангыч мәктәбендә дә патриотик айлык кысаларында күп төрле чаралар үткәрелде. Шулар арасында һәркайсыбызга балачактан ук күңелебезгә таныш, якын булган чараларның берсе - Аҗаган уены.

Бу көнне мәктәп тирәсе шау-гөр килеп торды. "Яшь көрәшчеләр" кыр буйлап шуышып барып, тирә-юньне "мина"лардан арындырдылар. Сазлык аша да бик җитез генә үттеләр. Каршылыкларны зур тырышлык белән үтеп, байракны таптылар. Җитезлектә, өлгерлектә көч сынаштылар. Җиңү шатлыгы һәркайсына күтәренке кәеф, горурлык хисләре бүләк итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot