Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтач мәктәбендә директорлар стажировка үтте
Саба, Теләче, Биектау районнарының мәктәп директорлары “ФГОС шартларында белем бирү оешмасы белән идарә итү” темасы буенча стажировка үтте.
(Балтач, 16 февраль, «Татар-информ», «Хезмәт», Гөлзидә Газизуллина). Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан район мәктәпләрендә стажировка мәйданчыклары билгеләнде. Безнең районда шундый мәйданчык вазыйфасын үтәү Балтач урта мәктәбенә йөкләнде. Балтач мәктәбе тәҗрибәсен өйрәнергә күрше Саба, Теләче, Биектау районнарының мәктәп директорлары килде, дип яза “Хезмәт” сайты.
Һәрчак яңалыкка омтылып яшәгән коллектив кунакларны ипи-тоз, якты йөз белән каршы алды. Иң элек мәктәп директоры Гөлчәчәк Фидәилевна “ФГОС шартларында белем сыйфаты белән идарә итү: тәҗрибә, проблемалар һәм перспективалар” темасына тәҗрибә уртаклашты. ФГОС таләпләре буенча портфолио тутыру, район күләмендә “Ел укытучысы” бәйгесендә призер булган Ләйсән Әминова, Йолдыз Хөснетдинова үткәргән мастер-класслар, Гөлнар Хәйруллина җитәкчелегендәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә утырышы, укучыларның проект һәм эзләнү эшчәнлеге, “Ел остазы” булган Миләүшә Йосыпова, Гүзәлия Шиһапованың проекты һәм презентациясе стажерларда зур кызыксыну уятты. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Мостафинаның шәм яктысында үткәргән “Шагыйрьләр очраклы тумый...” әдәбият салоны да, республика күләмендә зур танылу алган егет-кызларның югары дәрәҗәдә башкарган биюләре дә, укучылар үзидарәсе, хокук һәм тәртип саклау отрядларының эшчәнлеге, ирешелгән уңышлары да кунакларны таң калдырды.
Стажерларның игътибарын шулай ук укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеге дә җәлеп итте. Балалар, дәртләнеп шигырьләр сөйләде, камыр ризыгы пешерде, роботехника һәм радиотехника түгәрәгендә үз осталыкларын күрсәтте, шахмат та уйнады (мәктәп данын еракларга таныткан Рамилә Шаһимәрданова белән Әмир Абдрахманов 10 директорга каршы уйнап, җиңү яулады – Г.Г.). Бер сүз белән әйткәндә, чаралар барышында иҗади үсеш атмосферасы һәм инновацион эзләнеш режимы хөкем сөрде. Фикер күпкырлылыгы эшчәнлек барышында стажерларда туган барлык сорауларны хәл итәргә ярдәм итте. Соңыннан кунаклар игътибарына К.Тинчуринның тууына 129 ел тулу һәм татар театрының 110 еллыгы уңаеннан, мәктәп укучылары арасында үткәрелгән республика бәйгесендә беренчелекне яулаган “Сүнгән йолдызлар” драмасыннан өзек тәкъдим ителде, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз