Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтач мәктәбе укучысы “Йөрәк хәтере” V фәнни-гамәли конференциясеннән җиңү белән кайтты
Әлеге чара Кукмара районында, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов истәлегенә багышлап, республика күләмендә оештырылган иде.
(Балтач, 18 декабрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Татарстанның Балтач районы үзәгендәге мәктәп укучысы Динә Йосыпова республиканың Кукмара районында үткән укучыларның “Йөрәк хәтере” V фәнни-гамәли конференциясеннән җиңү белән кайтты, дип хәбәр итә районның “Хезмәт” газетасы.
Манзарас урта мәктәбендә Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов истәлегенә һәм Россиядә Кино елы уңаеннан уздырылган фәнни-гамәли конференция эше 5 секция буенча алап барылды. Әлеге бәйгенең “Салют, Җиңү!” секциясендә Балтач мәктәбеннән Динә Йосыпова да катнашты. Биредә 9-11 нче сыйныф укучылары бер сәгатьлек видеоролик караганнан соң, публицистик язма әзерләргә тиеш иде. Инде күп мәртәбәләр бәйге, олимпиада җиңүчеләре булган Динә бу юлы да сынатмады, ул “Каләм чарлау” номинациясендә беренче урын яулады.
Конференциягә тәкъдим ителгән иң яхшы эшләр “Йөрәк хәтере” җыентыгында урын алачак, димәк, Балтач кызы Динә Йосыпова хезмәте дә анда дөнья күрергә тиеш, диелә җирле газета хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз