news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач мәктәбе укучылары 300 төп нарат утыртты

Укучыларның мондый чараларда катнашуы табигатькә сакчыл караш тәрбияләүдән тыш, хезмәт тәрбиясенә дә өйрәтә, ди сыйныф җитәкчесе.

(Балтач, 25 май, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина).Балтач урта мәктәбенең 7 б сыйныфы укучылары “Балтач” дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре белән берлектә Нормабашта 300 төп нарат утыртты. Шулай ук посадканы чүп-чардан арындырды, дип яза җирле басма.

Шулай итеп, урман атналыгы кысаларында Балтач мәктәбе активистлары район экологлары белән берлектә игелекле гамәл кылды.

"Безнең менә шушындый яшь ярдәмчеләребез бик күп һәм алар арта гына, уртак көч белән урманнарыбызны яшәртсәк, бала өчен бу гамәл тәрбияви яктан да бик файдалы. Үзе утырткан агачка ул беркайчан да кул күтәрмәячәк инде, – ди тыюлык хезмәткәрләре.

Сыйныф җитәкчеләре Резеда Шакирҗанова билгеләп узганча, укучыларның мондый чараларда катнашуы табигатькә сакчыл караш тәрбияләүдән тыш, хезмәт тәрбиясенә дә өйрәтә. Күмәк эштән соң күңелле итеп чәй эчү дә оештырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100