news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Балтач мәгариф идарәсе ”Тормыш дәресләре” конкурсы игълан итте

Тәрбия сәгатьләре сценарийлары конкурсына ноябрьдә йомгак ясалачак

 (Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”). Укучыларга һөнәри юнәлеш бирү максатыннан, Балтач районы мәгариф идарәсе ”Тормыш дәресләре” дип исемләнгән конкурс игълан итте.

Мәктәп укытучылары һәм тәрбиячеләре арасында ”Тормыш дәресләре” дигән, районда иң кирәкле һөнәр ияләре, хезмәт коллективлары, предприятие, оешмалар турында тәрбия сәгатьләре сценарийлары конкурсы башланып китте.

Укыту-методик эшкәртмәләр конкурсына йомгак ноябрь ахырында ясалачак. Райондагы хезмәт коллективлары турындагы эчтәлекле видеосюжетларны, төрле һөнәр ияләре белән кызыклы интервьюларны үз эченә алган тәрбия сәгатьләре эшкәртмәләрен укыту-тәрбия процессында куллану өчен методик җыентык итеп туплау планлаштырыла, дип яза “Хезмәт”басмасы.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100