Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтач һәм Буа районнарында иң яхшы сыер савучылар ачыкланды
Балтач районында эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча иң яхшы операторының исеме билгеле булды.
(Казан, 30 май, "Татар-информ"). 28 майда Балтач һәм Буа районнарында машина белән сыер саву осталарының һәм эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторларының район конкурсында иң яхшыларны ачыкладылар. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Конкурсның беренче өлешендә анда катнашучылар теоретик сорауларга җаваплар бирделәр. Икенче – практик өлешендә сыер савучылар саву аппаратын сүтеп-җыю, сыер саву буенча биремнәрне үтәделәр, эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологлар ясалма орлыкландыру буенча үз осталыкларын күрсәтте.
Балтач районында сыер савучылар арасында 1 урын - «Кызыл юл» АХҖКыннан Гөлназ Нотфуллина, 2 урын – «Сорнай» ҖЧҖеннән Петрова Елена, 3 урын – «Татарстан АХП» ҖЧҖеннән Гөлнар Ханнанова.
Эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторлары арасында 1 урын Илнар Әхмәдиев («Алга» ҖЧҖ), 2 урын - Нина Петрова («Дуслык» ҖЧҖ), 3 урын – Илфак Фәлахетдинов («Борнак» ҖЧҖ).
Буа районы конкурсында машина белән сыер саву осталары арасында җиңүчеләр булып түбәндәгеләр танылды: "Дружба" ҖЧҖеннән Алина Владимирцева - 1 урында, 2 урында - "Заря" ҖЧҖеннән Анна Емельянова һәм 3 урында - "Коммуна" ҖЧҖеннән Мәйрам Рахманова.
Чараларда район башлыклары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре зоотехниклары катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз