Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтач өлкәннәре музыка-җыр сәнгатендә белемнәрен уен формасында тикшерде
Барысы 5 командага бүленгән 30 катнашучыга ачыклык кертү өчен 50 җыр көе тәкъдим ителде.
(Балтач, 11 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зәлия Хәсәнова). «Хыял» яшьләр үзәге «Наз» социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүче өлкәннәр арасында «Угадай мелодию» уенын үткәрделәр, дип хәбәр итте бүген Балтач районы “Хезмәт” газетасы.
Әлеге чараның төп максаты — ял итүчеләрнең көнен онытылмаслык итеп уздырып, кәефләрен тагын да күтәрү. Биредә 5 командага бүленгән 30 катнашучыга 50 җыр көе тәкъдим ителде. Уен бик кызык һәм күңелләргә кереп калырлык итеп оештырылган иде. Катнашучыларның яше өлкән булуга карамастан, алар музыка өлкәсендәге белемнәрен бик оста күрсәтә белделәр. Олылар әлеге уенны үз итеп, бик канәгать калдылар һәм оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен ирештерделәр.
Кискен һәм шул ук вакытта шаян-көлкеле уен нәтиҗәсендә, «Наз» командасы җиңү яулады. Икенче урында - «Дуслык», өченче - «Картлык-шатлык», дүртенче - «Кояш» командалары. Һәрбер командага «Хыял»ның истәлекле бүләкләре һәм дипломнары тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз