news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач өлкәннәре ГТО тапшырды

Ярышларның иң өлкән катнашучысы – Чепья авыл җирлегеннән 79 яшьлек Александр Андреев булды.

(Балтач, 9 февраль, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). “Балтач”спорт компексында шушы көннәрдә район өлкәннәре ГТО нормаларын тапшырдылар. Чарада барлыгы 35 кеше катнашты, дип яза ьирле басма.
50-59 яшьлекләр арасында Ягъфәр Шәмсемөхәммәтов, Зиннур Әсхадуллин, Михаил Павловларга тиңнәр булмады.

60-69 яшьлекләрдән Кече Лызидан Александр Иванов, Шубаннан Владимир Алексеев һәм Кунырдан Котдус Әсхадуллиннар югары нәтиҗә күрсәтте.

70 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасында Гыйлемҗан Гыйльмуллин (Куныр), Мөхәммәтгариф Садыйков (Пыжмара), Александр Андреевлар (Чепья) җиңүче булды.
Хатын-кызлар арасында Екатерина Ракова югары күрсәткечләре белән аерылып торды.

Ярышларның иң өлкән катнашучысы – Чепья авыл җирлегеннән 79 яшьлек Александр Андреев булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot