Балтач лагерында командалар арасында спорт ярышлары үткәрелде
Җиңүче командалар грамоталар белән бүләкләнделәр.

(Казан, 27 июль,"Татар-информ"). 2019 елның 24 июлендә "Балтач үзәге "Форпост" директоры Ф.Гыйлемҗанов "Романтик" балалар сәламәтләндерү лагеренда гомуми физик эзерлек буенча буенча шәхси һәм командалар арасында спорт ярышлары уздырды. Бу турыда Балтач муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.
Әлеге чарада "Романтик" балалар сәламәтләндерү лагереның 121 кешедэн торган яшүсмерне һәм балаларны тәрбияләүче әйдаманнар, укытучылар һәм башкалар катнашты.
Җиңүче командаларга грамоталар һәм ярышлар призерлары шәхси зачетта "Балтач "Форпост" үзәге Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Чараның максаты - яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү.