news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач кызы "Урман гүзәле" конкурсында өченче урынга лаек булды

Әлеге җиңүе өстенә, Гүзәлебез затлы тун белән бүләкләнгән.

(Балтач, 13 август ,"Татар-информ", "Хезмәт", Зәлия Фәйзрахманова). Балтач районы Сосна авылы кызы Гүзәл Габдрахманованың Архангельск шәһәрендә "Урман гүзәле – 2017» конкурсында катнашуы хакында хәбәр иткән идек, дип яза район газетасы.

Гүзәлебездән шатлыклы хәбәр килеп иреште – ул “Урман гүзәле” бәйгесендә өченче урынны алуга ирешкән.

Әлеге җиңүе өстенә Гүзәлебез затлы тун белән бүләкләнгән. Райондашыбыз үзенең хис-кичерешләре белән бүлешеп, аңа әлеге бәйгедә нәрсә җиңәргә ярдәм итүе хакында сөйләде.

Гүзәл, әлеге җиңүең белән ихластан котлап, яңадан тагын да зуррак җиңүләргә ирешүеңне теләп калабыз. Йөзеңдәге шат елмаюың беркайчан да сүрелмәсен, әти-әниең тигезлегендә бәхетле бала булып яшәргә язсын, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot