news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач кызы Польшаның Млава шәһәрендә шашка буенча чемпионатта призлы урын алды

Россия командасы 2 нче урынга чыккан, кубок, медаль һәм дипломнар белән бүләкләнгәннәр.

(Балтач, 3 сентябрь "Татар-информ", "Хезмәт" Зөлфия Шакирова).  21 августтан 30 август көннәрендә Польшаның Млава шәһәрендә, мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында, “Кубок Чемпионат Мира по русским шашкам 64” дигән ярышлар булып узды. Биредә төрле илләрдән 9 команда җыелган,130 га якын спортчы катнашкан. Кариле авылыннан Чулпан Габделганиева 19 хатын- кыз арасында шашка уйнап, 3нче урынны яулады. Россия командасы 2 нче урынга чыккан, кубок, медаль һәм дипломнар белән бүләкләнгәннәр, дип яза җирле басма.

Чулпан әле бүген генә кайтты.”Чит илгә чыгуым беренче тапкыр гына, – ди тәвәккәл район кызы.– Рәсәйдә урыннар алып тәҗрибә туплый башлагач, Европага да чыгып карарга кирәк, дип хыялана башладым. Әлбәттә, монда бик зур тәҗрибәле, көчле уенчылар килә. Бөтендөнья буйлап катнашып җиңгән кешеләр. Шуңа күрә шактый еллар үземә дә нык әзерләнергә туры килде. Аллага шөкер, ярыш ахырында нәтиҗәләр унышлы булды, беренче тапкыр катнашып, 3 нче урын булса да бик шатландым. Әлеге унышларымның шатлыгы белән район җитәкчеләре дә Балтач чигендә каршылап уртаклаштылар. Рәхмәт”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100