news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач кызы Болгариядә җиңү яулады

Мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында уздырылган кул көрәше ярышларында Лилия Мөбарәкҗанова да бар иде.

(Балтач, 6 июнь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зәлия Фәйзрахманова). 26 май-3 июнь көннәрендә Болгариянең София шәһәрендә мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында уздырылган кул көрәше ярышларында Балтачтан Лилия Мөбарәкҗанова да бар иде, дип яза җирле басма. 

Өченче елын гына шөгыльләнүче, әмма әлеге спорт төрен үз иткән, инде күркәм нәтиҗәләргә ирешкән, максатчан һәм тырыш Лилия уң һәм сул кулы белән көрәшеп, икесендә дә икенче урынны алуга иреште.

Лилияне һәм аның тренеры Фагыйль Гайнетдиновны ихластан әлеге җиңүләре белән котлап, киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot